Әкияттә кунакта
Балалар ял вакытларын файдалы үткәрсен дигән максат белән без китапханәдә балалар белән әкияттә кунакта булдык. Әкият геройларын балалар бик яхшы белгәннәрен күрсәттеләр. Тискәре, уңай геройларны да әйтеп үттеләр.
Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.