Әй, Яңа ел, Яңа ел! Сине көтеп алабыз!
Тиздән Яңа ел җитә. Көтәбез һәм әзерләнәбез... Яңа елга әзерлек башланды. Яратам яңа елга әзерлек мизгелен, бар җирдә ёлка коралар, урамнарда шундый рәхәт. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән безнең Сармашбаш авылы китапханәсе дә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә тәрәзәләр бизәдек, чыршы бизәп аның янына яңа ел кунакларын Кыш бабай белән Кар кызы, үгез һәм әкият геройлары ясадык.Күңелле Яңа еллар, шатлык - куаныч, имин тормышлар телим!