Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Хәсән Туфан поэтикасы.

Сармашбаш авылы китапханәсендә классик шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган әдәби сәгать үткәрдек. ХХ гасыр татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән – 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә җәдит мәктәбе ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә Х.Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г.Ираһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш.Бабич оештырган әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә. Ахырда, кулына каләм алып, үзе дә беренче өйрәнчек шигырьләрен яза.