Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Шәфкатьлелек бизи кешене."

Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Авылдашыбыз Ахметзянов Риф 1965нче елда Сармашбаш авылында туа. Әйе, язмыш тарафыннан ул кыерсытылган. Авылда әти-әнисе тәрбиясендә үсә Риф. Ләкин әти-әни бит гомерлек түгел, 2005 нче елда Риф ятим кала. Бәхетенә каршы үз гаиләсе булса да апасы Энҗүдә аны үз канаты астына тәрбиягә ала. Үз баласын караган кебек тәрбияли, карый ул үз энесен. Энҗүдә ничә керсәң дә ачык йөз белән каршы ала кунакларны. Күршеләре белән дә бик яхшы аралашып яши. Шәфкәтьлелек бизи кешене диясем килә аның турында. Яхшылык җирдә ятмый диләр, чыннан да үз яхшылыгың үзеңә артып кайтсын иде.