Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Бер җылы сүз җитә."

Инде менә ничә еллар декабрь ае инвалидлар декадасы белән башланып китә.
Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый. Шул уңайдан Сармашбаш авылы китапханәчесе авылда яшәүче инвалидларның хәлен белергә барды һәм үзлере теләгән әдәби китапларны укырга калдырды. Алар без килүгә бик шат булдылар.