"Исемең - билгесез,Батырлыгың үлемсез."
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул максаттан Сармашбаш авыл китапханәсендә "Исемең - билгесез ,
батырлыгың - үлемсез."- дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм Һәйкәл янында ут кабызылды.