Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Әдипнең җылы эзләре буйлап

Язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туган. Күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлаган. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелгән. “М. Мәһдиев китапларын чират торып укый идек. Кешедән кешегә йөри-йөри, алар таушалып беткән булырлар иде, тик китап кулга килеп эләккәч, аны тизрәк укып бетерергә тырыша торган идек, ” – дип искә ала аның турында укучыларыбыз.Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты буенча китап күргәзмәсе ясадык һәм китап сөюче дусларыбыз белән аларга күзәтү ясадык.