"Мин кулыма китап алам"
Китап–безнең якын дустыбыз, киңәшчебез, юлдашыбыз һәм сердәшебез дә. Алар безнең тормышыбызга шулкадәр үтеп кергән, хәтта, без аны гади әйбер сыман кабул итәбез. Ә чынбарлыкта исә китап адәм баласы уйлап чыгарган могҗизаларның берсе ул. Интернет, телевидение заманында да китапның роле кимеми. Китапның якын дуслары зур теләк белән китапханәгә йөри, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Безнең яшьләребез дә китапханәгә теләп йөриләр.