Тематик кичә
“Серле чишмә,моңлы чишмә”. Авыл халкына экологик тәрбия бирү йөзеннән “Айзат” чишмәсенә сәяхәт. Тау астыннан тишелеп чыккан да, челтер-челтер килеп , үзенә генә хас моңлы көй көйләп, ага да ага. Ул тау астыннан, ташлар арасыннан, ерак юллар уза-уза, җир өстенә ашкынып,күпме кыенлыклар кичереп, тирәндә яткан каты токымнарны әйләнеп, үз юлын ярып килеп чыккан .Чишмәләр һәрвакыт шулай матур,чиста булып кешеләрне туендырып торсын өчен аларны чистартып,карап тору үзебездән дә тора. Без хатын кызлар милли киемнәрдән киенеп авылыбызның иң матур чишмәләренең берсенә төшеп аны чистарттык, татлы суыннан чәй куйдык, милли уеннарыбызны уйнадык, чишмә турында шигырьләр сөйләдек.