Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Бәйрәм белән ир-егетләр"

Бүген 23 февраль Ватан сакчылары көне.Безнең бабайлар,әтиләр без тыныч,бәхетле тормышта яшәсен өчен Ватаныбызны саклаганнар.Дөньялар имин булсын өчен,очучылар илебезнең зәңгәр күген,диңгезчеләр-суларын,ә танкистлар,ракета гаскәрләре илнең коры җирдәге чикләрен саклый.

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Хөрмәтле әтиләр,бабайлар,солдаттан кайткан һәм солдатка барачак егетләребез!Без сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз.Җиребездә тынычлык,күкләребез һәрвакыт аяз булсын дигән теләкләр белән бүгенге очрашуны җыр белән башлыйбыз.Бәйрәм нәфис сүз,бию,күңелле мизгелләр белән үрелеп барды.