Китап укучылар конференциясе Г.Галимуллина "Алтын ачкыч"
Сармаш-Баш авыл китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллинаның “Алтын ачкыч” китабы буенча китап укучылар конференциясе оештырылды. Халкыбызның әхлакый кыйммәтләренә нигезләнеп язылган, башыннан ахырына кадәр канатлы җөмләләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән торган „Алтын ачкыч” әсәрен укып чыгуга һәркемнең җаны сафланып, күңеле пакьләнеп кала. "Алтын ачкыч" – повестының герое-танылган дин әһеле, К.Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләребезнең эшен лаеклы дәвам итүче, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, үзе дә дистәләгән дини китаплар авторы - Җәлил хәзрәт Фазлыев.