Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Музейга сәяхәт "Туган якның бер талы"

ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан,башлангыч сыйныф укучылары белән ,авылдашыбыз,шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин музеенда булдык.Р.Вәлиуллинның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып,шигырьләрен укыдык.Бертуган сеңлесе Г.Кадрия апа ,Разим Вәлиуллинның бала чагы,мәктәп,студент еллары белән таныштырып,истәлекләре белән уртаклашты.