Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Китап укучылар конференцисе Зифа Кадырова "Язмыш сынавы"

25 декабрь көнне Сармаш-Баш авыл китапханәсендә язучы Зифа Кадырованың "Язмыш сынавы"әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.Чарага авылыбызның төрле яшьтәге китап укучылары чакырылган иде.Китапханәче авторның биографиясе белән таныштырды,призентация күрсәтте.З.Кадырованың китаплары иң күп укыла торган әсәрләрдән санала."Язмыш сынавы"повесте тормышның үзеннән алып язылган.Ике яшь йөрәк бер-берсен сөеп кавыша.Чибәр,яшь кенә кыз Әлфия һәм шулай ук сөйкемле,егетләр солтаны булган-Таһир.Бәхетле һәм бөтен булып,балалар үстерер өчен бөтен шартлар да бар,әмма юк шул,юк,тормышның үз законнары.Әсәрнең кыскача эчтәлегенә тукталганнан соң,китапны укыган укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төп геройлар һәм аларның тормыш рәвеше турында төрле фикерләр яңгырады.