Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Тарихи-тематик кичә "Аллы-гөлле шәлъяулыгым"

Сармаш-Баш мәдәният йортында"Аллы-гөлле шәл яулыгым"-тарихи-тематик кичә булды.Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме-яулык-шәлләр турында.Зал күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык,шәлъяулык,шәлләр белән бизәлгән.Китапханәче Ситдикова Изалия шәлъяулыклар турында сөйләде.Яулыклар,шәлләр,косынкалар,шарфлар...Нинди генә тарихи вакыйгалар,кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар.Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр!Һәрбер хатын-кызның башларын,иңнәрен җылытып,матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар.Кичәгә берничә яулык алып килгән Гильманова Кадрия апа,Арсланова Наилә,Садыйкова Тәнзиләләр истәлекләре белән уртаклаштылар.Кичә барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды,җырлар башкарылды.