Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Әниләрнең ак күңеле"

Сармаш-Баш мәдәният йортында әниләр көненә багышлап"Әниләрнең ак күңеле"әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Китапханәдә"Әнкәйләргә якты йолдызлардан,я кояштан һәйкәл салырлык"-китап күргәзмәсе оештырылды.Язучыларның әнкәйләр турында язылган әсәрләренә әдәби күзәтү үткәрелде.Кичәгә чакырылган ханымнар барысы да нинди дә булса осталыкларын күрсәтте.Якташ язучы,композитор Разим Вәлиуллинның сеңлесе Кадрия Гыйльманова аһәңле итеп әниләр турында шигырь сөйләп,җыр башкарды.Кыскасы,бу көнне чыгышларда аналарга мәдхия укылды.