Гөлсинә Галимуллина - Түбән - Биш авылы китапханәсендә кунакта
Бүген Зәй районы Түбән – Биш авыл китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп, иҗат итүче бик күп китаплар авторы,популяр язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән әдәби очрашу узды. Гөлсинә Галимуллина үзенең “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Мәхәббәт аланы”, “Күгәрчен оя корганда”, “Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере”, “Карлы миләш тәме”, “Алтын ачкыч”, “Тау җылысы” кебек китаплары аша таныш.
Очрашуны китапханә мөдире Л.Н. Кузнецова алып барды. Гөлсинә ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Әдәби очрашу барышында,хатын- кызлар өчен, якынлашып килүче 8 март – Әниләр көне уңаеннан Кузнецов Максим, кичәгә ямь өстәп, искиткеч матур итеп “ Нурлар чәчеп, яшә, әнкәй” дигән җыр башкарды. Бик күпләр язучының автографлы китапларын сатып алдылар. Гөлсинә апа үзе дә безгә рәхмәтен юллап, истәлекле бүләкләрен өләште. Соңыннан,Гөлсинә апага рәхмәт әйтеп, саулык - сәламәтлек, иҗатында зур уңышларга ирешүен теләп озатып калдык.