Татарча китап укучылар онлайн марафонында актив катнаштык #әдәбимарафон
1 март көнне Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында бик күркәм, матур чара булып узды. 2019 елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн проектына нәтиҗәләр ясалды. Әдәби марафон проектының максаты: кешедә яхшы гадәт – даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар уку гадәтен формалаштыру, татар телен, әдәбиятын үстерү. Марафонның кагыйдәләре бик гади, шул ук вакытта катлаулы да дип әйтер идем, чөнки кешедән даимилек, түземлелек, игътибарлылык, үз сүзеңдә тора алу кебек сыйфатлар сорый торган кагыйдәләр ул. 21 көн дәвамында үзеңә ошаган татарча китап яки әсәрне укып, кеше күңеленә үтеп керә торган, шул китапны алып укыйсы килү теләге уята торган өзекне көн саен Вконтакте социаль челтәрендәге үз аккаунтыңда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк иде. Язмалар чиста татар телендә, хаталарсыз булырга, китапка мәхәббәт уятырга ярдәм итәргә тиеш. Безнең Зәй районыннан да бу юлы 7 кеше катнашты. Марафон финалына чакырылу әле ул танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашып аралашу мөмкинлеген дә бирде. Үзенчәлекле чарада бу юлы без Раил Гатауллин, Газинур Морат, Рабит Батулла, Гүзәл Галлямова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Равилә Шәйдуллина һәм башка күренекле кешеләр белән очраштык. Очрашуны оештыручы ларга бик зур рәхмәт, алга таба да бу бәйгеләрдә катнашырга насыйп булсын.