Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Әфганстан - йөрәк ярасы

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан  Түбән Биш авылы китапханәсендә “Әфганстан- йөрәк ярасы” дип исемләнгән чара узды.

Китапханәдә  мәктәп яшендәге балалар өчен “Батырлык урыны- Әфганстан”дигән китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү оештырылды.   Ханнанова Ильвина  Әфганстанда хезмәт итеп кайткан әтисе- Ханнанов Илдус турында язылган иншаны, Кузнецов Максим туганнан туган абыйсы Асапов Петрдан язып алынган истәлекләрне укыды.

Балалар күгебез аяз, илебез тыныч булуын теләделәр, һәм без бергәләп “Һәрвакыт булсын кояш”  җырын башкардык.