"Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән очрашу
28 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасыныӊ, Зәй муниципаль районы Кадер авыл җирлегендә"Суккан палас өстендә йомры калач" күчмә утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм бөтен Россиядән 100 вәкил катнашты.
"Ак калфак"лылар Зәйдә туган бөек шәхесләр - Россиянең атказанган артисты һәм театр укытучысы Наил Дунаев һәм Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган күргәзмә белән дә таныштылар. Безнең Түбән Биш авыл җирлеге дә бу чарадан читтә калмады. Без аларга " Май чабу" күренешен, безнең якның йолаларын уйнап күрсәттек.