Рус язучысы Л.Тостойныӊ тууына -190 ел
2018нче ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы буларак игълан ителде.
Безнең Тʏбән Биш авыл китапханәсе эшне ел буена төзелгән план нигезендә алып барды.Бөек рус язучысының иҗади мирасын барлау уңаеннан, Л. Н.Толстой биографиясе турында әңгәмәләр үткәрелде, яраткан әсәрләр буенча фикер алышу оештырылды, һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә язучыныӊ «Ильяс» дигән хикәясен тәрҗемә итеп, рольләргә бʏлеп сәхнәләштердек. Ел буе күренекле рус язучысы Л. Н.Толстой ижатын искә алу максатыннан мәдәни-мәгърифәти чара үткәрелде. Мәсәлән: Мин Кузнецова Л.Н. укчыларны язучы ижаты белән, быел без аның тууына 190-еллык юбилеен билгеләп үтүебез хакында, аның Казандагы тормыш чоры турында таныштырдым. Лев Толстой турында, аныӊ тормыш юлы һәм иҗатына багышланган буклет төзелде. Китап сөючеләр компьютердан игътибар белән язучы турында слайдлар карадылар, аныӊ китапларын янәдән өйдә кабат укыр өчен өлкән укучылар яздырып ук алдылар. Өлкәннәр: «олыгайган саен башкача аңлыйсың икән әлеге әсәрләрне, чөнки мәктәп елларында аларга азрак игътибар бирелгән», диләр.