«Абдулла Алиш- Язучы да, батыр да»
13нче сентябрь көнне Тʏбән- Биш авыл китапханәсендә Абдулла Алишныӊ тууына 110 ел тулуга багышланган «Абдулла Алиш- Язучы да, батыр да» дип исемләнгән әдәби чара узды. Бу чарада Тʏбән Биш авылы мәктәбенеӊ башлагыч сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Китапханәче Кузнецова Л.Н. язучыныӊ тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар Абдулла Алиш иҗатына багышланган слайд –презентация һәм «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятен карадылар «Алиш иҗатында хайваннар дөньясы»дип исемләнгән викторинада бик теләп сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр, “Хәрефләрне дөрес итеп урнаштыр» дигән уенда актив катнаштылар, « Куян кызы» дигән әкиятне сәхнәләштерделәр. «Сертотмас ʏрдәк» әкияте буенча рәсем конкурсы узды. «Абдулла Алиш- Язучы да, батыр да» дигән китап кʏргәзмәсенә кʏзәтʏ ясалды.