Аерып булмый яздан Тукайны
Тʏбән Биш авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Аерып булмый яздан Тукайны” дигән әдәби музыкаль кичә үтте. Аны авыл китапханәчеcе Кузнецова Л.Н. алып барды. Китапханәнең түрендә - Тукай портреты, “Кем уйлады икән-ятим бала, Якты йолдыз булып калкыр»дип исемләнгән китап күргәзмәсе» оештырылды.“. Кичә “Тукай маршы” белән башланып китте. ”Туган тел”, “Әллүки” дигән җырлар тыңланылды. Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады. « Тукай иленә сәяхәт» - слайдлар кʏрсәтелде.