Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Китап кʏргәзмәсе янында: “Халкымныӊ игелекле улы"

 

 22 март көнне Батулла һәм бер төркем каләм ияләре белән  очрашкан идек.  Тʏбән Биш авыл китапханәсендә 27 март көнне,  аныӊ  80 яшьлек юбилее уӊаеннан  язгы каникулдагы балалар белән тормышы юлы, иҗаты белән таныштырып,  әкиятләрен укуны дәвам иттек.   Соӊыннан балалар  “Халкымныӊ игелекле улы” дигән китап кʏргәзмәсе белән таныштылар. Батулланыӊ гаилә альбомыннан дигән фотоларны кызыксынып карадылар. Китап кʏргәзмәсенә 57 китап, 7 фото, 12 журнал, 4 гәжит  урнаштырылды.