Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби очрашу кичәсе :“Туган як-мәңгелек моңым”

22 мартта  Тʏбән Биш авыл мәдәният йортында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилеена багышланган  язучылар белән очрашу кичәсе узды.

Бу очрашуны без “Туган як-мәңгелек моңым” дип атадык.Чөнки ул гади генә очрашу тʏгел, барыбызга да таныш булган, күренекле татар язучысы,  мәшһʏр әкиятче, мәзәкче, Татарстанныӊ атказанган җәмәгать эшлеклесе  Рабит Батулланыӊ юбилей тантанасы. Очрашуга  Ләбиб Лерон, Марсель Галиев, Камил Кәримов, Рөстәм Галиуллин, Рамил Ханнанов, Алмаз Хәмзин, Фәнил Гыйләҗевлар килде. Батулланын сыйныф житэкчесе Рина Гатуп кызы Садретдинова белэн очрашуы да кичэбезгэ ямь остэде. Кичәне тагын да тулыландыру өчен “ Халкыбызныӊ игелекле улы” , Татар язучыларыныӊ иҗат җимеше”дип исемләнгән китап кʏргәзмәләре оештырылды.  Очрашуны  якташыбызныӊ мәктәп, университет чоры, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә нигезләнеп, Тʏбән Биш урта мәктәбенеӊ татар әдәбияты укытучысы Шиһабетдинова Г.Р. алып барды. Язучыга, авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Рабит ага Батулла һәр сорауга тулы, аңлаешлы җаваплар кайтарды.  Авыл  җирлегендә  тере каләм ияләре  белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Аларныӊ  авызыннан чыккан һәрбер сүз, фикер безнең өчен кадерле булды.  Язучылар ʏзләре дә буш кул белән кайтмаганнар- автографлы  китапларын авыл китапханәсенә бʏләк иттеләр. Бу очрашу күңелдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Без үз чиратыбызда, аңа һәм килгән кунакларга, очрашуга килгән өчен олы рәхмәтебезне белдердек, киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп калдык.