Кешелеккә каршы явызлык белән көрәш.
Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыру. Үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү. Һәр кеше куркыныч хәлләргә юлыкса үзен-үзе саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш дигән максаттан чыгып, әңгәмә-кисәтү уздырылды.
Укучылар белән куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләштек.
- Нәрсә ул терроризм?
- Кем ул террористлар?
- Сезгә һөҗүм итсәләр, ни эшләргә?
- Үзеңне саклау өчен нәрсә белергә тиешсез? кебек сорауларны бергәләп анализладык.