Татарча диктант
#Татарчадиктант
Ноябрь аенда матур бер традиция бар – кулларга каләм тотып «Татарча диктант» язабыз. Дөньякүләм таралган акция быел унынчы тапкыр үткәрелде. 14 ноябрь көнне, Түбән Биш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге катнашучылар татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерде. Бирегә җыелганнарның һәрберсен татар теленә хөрмәт берләштерә.
Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән бик эчтәлекле өзек тәкъдим ителде.
Чарада урта буын белән бергә,яшьләр һәм өлкән буынның катнашуы бик сөендерде.
Диктант дустанә атмосферада, милли телебезгә ихтирам һәм кызыксыну шартларында узды.