Кычкырып уку:«Әйдәгез, бергәләп укыйк»
Белгәнебезчә, халык авыз иҗаты балаларда , кешелеклелек, намуслылык һәм тәрбия сыйфатлары тәрбияли. Хәзерге кырыс шартларда бу сыйфатлар югала бара. Шуңа күрә балаларны тәрбияләүдә эшебез уңышлы барсын өчен, Ульян өлкәсенеӊ С.Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшʏсмерләр китапханәсе, 21 февраль туган тел көне уӊаеннан «Наши истоки. Читаем фольклор» - « Безнеӊ чыганак. Фольклор укыйбыз», дигән Бөтенроссия акциясе уздырды. Бу акциягә Тʏбән Биш авыл китапханәсе дә бик теләп катнашты. Шушы уӊайдан китапханә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән төрле чаралар ʏткәрде. «Туган телем- дуслык теле» дигән китап кʏргәзмәсенә кʏзәтʏ, «Әйдәгез, бергәләп укыйк»- кычкырып уку, «21 февраль –Халыкара туган тел көне»нә багышланган презентация кʏрсәтелде. Гореф- гадәтне белеп ʏссен өчен, балаларны кечкенәдән ук шушы мөхиттә тәрбияләргә тырышабыз. Балаларга риваятьләр, легендалар, мифлар, милли киемнәр, милли ризыклар һәм башкалар турында кʏргәзмәләр оештырдык.
. Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак – ул әкиятләр. Әкиятләр – әхлакый һәм эстетик тәрбия чыганагы, хис тәрбияләү чарасы. Бала, әкиятләрне тыңласа, яисә телевизордан, проектордан караса уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлек, дөреслекнең җиңүен тели. Әкиятләр уку балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Чаралар нәтиҗәлерәк узсын өчен балалар белән китапханәдә телевизордан төрле халык әкиятләреннән мультфильмнар карыйбыз