Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Китап укучылар конференциясе

  Бу чарага Тʏбән Биш урта мәктәбенеӊ 8-9 сыйныф укучыларын чакырдым.    Мин ʏз чиратымда  укучыларны  Г.Р. Фәнис Яруллинныӊ  биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдым.« Язмышныӊ ʏзен буйсындырган язучы» дигән  китап кʏргәзмәсенә кʏзәтʏ ʏткәрдем. Татар теле укытучысы  Г.Р  Шигабутдинова  укучыларга язучыныӊ күпкырлы шәхес икәнлеген,  аныӊ, җил-давылга бирешмичә,  бөтен гомерен әдәбиятка багышлап,  кʏп кенә әсәрләр иҗат иткәнлеген аӊлатты.. Аның язмышы катлаулы,19 яшендә, турниктан егылып, муен һәм умыртка баганасын имгәтә һәм гомерлек инвалид булып кала. Үзенең шушы язмышы турында ул "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән автобиографик повесть яза..  Фикер алышуыбыз , нәкъ шушы повесть турында булды. Укучылар  фикер алышуга нык әзерлек белән килгәннәр, бу чарада  алар  әсәрнеӊ эчтәлеген ачып бирделәр: «Җилкәннәр диңгез киңлекләрендә иркенләп йөзсен өчен, аларның җилкәннәре нык булуы кирәк. Ә кеше тормышта, үз үрынын алсын, бәхетен тапсын өчен ихтыяр көченең нык булуы, тормышта сыгылып төшмичә, тормыш давылларына бирешмәскә кирәк,- диделәр укучылар.