Җан җылысын мин кояштан алдым”
Зәй районында татар әдәбияты көннәре бара. 8 декабрьда Зәй шәһәренең Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның тормышы һәм иҗатына багышланган “Җан җылысын мин кояштан алдым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Әлеге чарада әдипнең тормыш иптәше шагыйрә Нәҗибә Сафина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбыз, филология фәннәре профессоры Хатыйп Миңнегулов, язучы-шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Факил Сафин, Марсель Галиев, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллиналар катнаштылар.
Кичәдә якташыбыз Мөдәррис Әгъләмов турында якты истәлекләр сөйләнде, мәктәп укучылары сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырланды.
Бәйрәм кунакларын шагыйрьгә багышлап төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.
Татар шигъриятенә үзеннән бай мирас калдырган Мөдәррис Әгъләмовның якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр.