Истә синең якты гомерең
#Миллимәдәниһәмгорефгадәтләрелы
#Татарәдәбияты
Түбән Биш авылында зур вакыйга булды. 8 декабрь көнне бер төркем язучылар безнең авылыбызга очрашуга җыелдылар. Аларны, "Зичә буйлары" ансамбле ипи- тоз белән каршы алды. Очрашуда, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбыз галим Хатип Миңнегулов, әдипнең туганнары, язучы - шагыйрьләр Марсель Галиев, Ләбиб Лерон, Равил Фәйзуллин, Нәҗибә Сафина, Факил Сафин һ.б., катнашты. Язучылар, очрашу бүләге итеп, китапханәгә истәлеккә китапларын бүләк иттеләр. Соңыннан очрашу Түбән -Биш урта мәктәбендә дәвам итте.