Олы итеп котлау юллыйк туксан яшь хөрмәтенә.
Бүген Куш -Елга авылында яшәүче - Ахметгараева Наҗия апага 90 яшь тулды.
Олы итеп котлау юллыйк
Туксан яшь хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.
Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган әби- бабайларга .Бүгенге көндә балалары,оныклары,оныкчыклары Наҗия апага монаерга,уйланырга юл куймыйлар,туган нигезгә шатланып кайтып йөриләр. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга , аннан соңгы хуҗалыкны торгызудагы авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрергә туры килә. Ныгыр-ныгымас балаларга олылар да күтәрә алмаслык авыр эшләрне башкарырга туры килә .Әммә бу михнәтләр аларның рухын сындыра алмый. Тормышны,кешеләрне ихлас яратканы сизелеп тора,ил өстенә килгән,чордашлары өлешенә тигән шушы сынаулар чыныктыра аларны,яшәүнең,хәзерге тыныч,мул тормышның кадерен белә бу буын. Наҗия ара бүгенге көненә шөкер итеп,озын гомеренең Һәр мизгелен кадерләп искә ала. Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр:сәләмәтлек,туган җирендә гомер итү Һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу-ди тыл hәм хезмәт ветераны. Юбилей көнендә сезгә сәләмәтлек, бәхет, матур картлык телибез,
бәхетле имин тормыш ,балаларыгызның,якыннарыгызның кайгуртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсә иде дигән теләктә калабыз!