«Йолдызлар шулай куша»
#Миллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Зәйдәтынычлыкһәмдуслыкелы
18 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән, «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Китапханәдә кунакта шигърият өлкәсендә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, журналистикада – Флорид Әгъзамов премиясенә, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе - Алина Бикмуллина һәм Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм - Галяутдинова булдылар.
Әлеге күркәм бәйрәмдә без дә катнаштык.