Тынычлык теләп илемә, Кояш елмайсын күктән!
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Россия әфган сугышында 14 меңнән артык кешесен югалта, 6 меңнән артык ир-егет соңрак шул сугышта алган яралардан вафат була, 300 ләп кеше хәбәрсез югала.
Искә ала бөтен халык,
Бүген бит Хәтер көне,
Әфган җирләреннән чыккан
Соңгы Совет гаскәре.
Цинк табутларда кайтты,
Күпме совет солдаты,
Яраланып кайтканнарның
Бар инвалид калганы.
Әфган сугышында булып,
Арадан киткәннәрне
Барлый исән калганнар
Эзләп бар белгәннәрне.
Мәңгеләштерергә куя
Истәлек такталары,
Онытмыйлар авылдашлар,
Яшь түгә туганнары.
Мондый мәгънәсез сугышлар
Булмасын иде бүтән,
Тынычлык теләп илемә
Кояш елмайсын күктән.
Яшь гомерләр өзелгән шул,
Үтим дип хәрби бурыч,
Тукталсын иде сугышлар,
Илебез булсын тыныч!
Фәймә Зайнуллина
Искә ала бөтен халык,
Бүген бит Хәтер көне,
Әфган җирләреннән чыккан
Соңгы Совет гаскәре.
Цинк табутларда кайтты,
Күпме совет солдаты,
Яраланып кайтканнарның
Бар инвалид калганы.
Әфган сугышында булып,
Арадан киткәннәрне
Барлый исән калганнар
Эзләп бар белгәннәрне.
Мәңгеләштерергә куя
Истәлек такталары,
Онытмыйлар авылдашлар,
Яшь түгә туганнары.
Мондый мәгънәсез сугышлар
Булмасын иде бүтән,
Тынычлык теләп илемә
Кояш елмайсын күктән.
Яшь гомерләр өзелгән шул,
Үтим дип хәрби бурыч,
Тукталсын иде сугышлар,
Илебез булсын тыныч!
Фәймә Зайнуллина