Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

«Яраткан әкият геройлары»

Район китапханәсе, агымдагы елда авыл китапханәләре арасында «Яраткан әкият геройлары» дип аталган фестиваль-конкурс оештырды. Конкурс- фестиваль 9 биремнəн иде.

 9 февраль көнне, Түбән- Биш авыл китапханәсе дә əлеге  фестиваль-конкурста катнашты. Бу бәйрәм кичәсе башка фестивальләрдән уйнаучы геройларның бары тик балалар гына катнашулары белән аерылып тора. Килүче кунакларны, тамашачыларны әкияти итеп бизәлгән зал каршы алды. Килгән куаклар «Без әкият яратабыз», «Әкиятләр илендә», дип аталган күргәзмәләр белән таныштылар. Балалар,  Абдулла Алишның «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык» дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чыпчык-Габделхакова Снежана, Сыерчыклар- Халиуллин И., Никитина Д., Шайдуллина И., Ибраһимов Ф., карчыга- Масленкин А., чебешләр-Асаева А. Аверьянова Я. Үз рольләрен алар бик матур итеп башкардылар. Тамашачылар «Мин башлыйм, сез тәмамлагыз» кычкыру уенын яратып уйнадылар. Флешмобта балалар төрле әкият геройлары булып киенеп чыктылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

"Үрү" биреме буенча,без, макраме ʏрʏ мастер классы оештырдык. Аңа әзерлек алдан ук барды. Макраме ʏрʏ техникасының тарихы белән Н.А. Валиахметова таныштырды. Конкурс барышында катнашучылар җеплəрдән матур итеп «ябалак» үрделәр.                                                                                                                                                       «Әкият турында әкият» дип аталган биремдә, укучы балалар: Никитина Д., Шайдуллина И., Ибраһимов Ф. үзләре иҗат иткән әкиятне укыдылар.                                                                                                                                                       «Ачык микрофон» биреме буенча, Габделхакова Наилә Ш. Перроның « Кызыл калфак» әкиятен сөйлəде һəм рус халык әкияте «Төремкəйне» бармак театры кулланып, үзенчəлекле итеп башкарды.                                                                Азактан «Тере әкият» фотозанасында кумәкләшеп фотога төштек.

«Әкият геройлары парады» биреме. Ибраева Д. Фархутдинова Р., Михайлов А., Шайдуллина И., Абдрахманов Р., Биктимерова М., Гиниятуллина Г., Токарева С., - болар барысы да оста чыгыш ясаучы әкият геройлары.

Әкият бәйрәмен оештыруда булышканнары өчен,  Түбән Биш мәктәбе укытучыларына- аеруча Гараева Ф. М., Мухаметшина И.А., Халиуллина Г.М.,  Шиһабетдинова Г.Р., тәрбияче З.М Хайруллинага, əти-əнилəргə, 1-8 сыйныф укучыларына, барлык мəдəният хезмəткəрлəренә, Микаилова Алинага,  авыл советы җитәкчеләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.