Кузнецова Соломия Ефимовна - сугыш чоры баласы
Кузнецова (Адылева) Соломия Ефимовна 1934 елның 16 ноябрендә Ворошилов районы Борды авылында туган. Сугыш башланыр алдыннан, әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән, әтисе урман эшчесе- техник булып хезмәт куйган. Урман өендә яшәгәннәр. Ат асраганнар. Әтисе Ефимны 2 нче сугышка чакыруда ук сугышка алганнар, һәм шул китүеннән, хәбәрсез югала.
Балалары укырга керер вакыт җиткәч, Соломиянең әнисе Түбән Биш авылыннан йорт белешеп кайта. Атны Бай Бүләк колхозына сатып, сыер алалар. Сыерны Түбән Биш авылындагы Аверьянов Павел бабайга биреп йортлы булалар. Соломия Ефимовна Биш авылына укырга керә. Шушы мәктәпне тәмамлый.
“Сугыш вакытында, иртәнге өчтән торып, мәктәпкә барганчы, пичкә ягар өчен, урманга утынга бара идек.Ул утынны, Саҗин салган җирдән карлар төшкәч кенә әзерли идек. Эш күп булды: Әниләр урак урдылар, ашлыкны учмалап җыеп тордык, әниләр көлтә бәйләделәр. Тиз – тиз эшләргә кирәк иде. Әниләр көнгә 20-25 сутый ашлык ура иделәр Ачлы туклы йөрдек. Заманасы да, бар кеше дә шундый иде. Тормыш авыр дип тормады, әни авылдагы кешеләргә күлмәкләр тегә торган иде. Аңа, я берәр савыт он, я берәр савыт бәрәңгн бирәләр иде. Мәйданга чыгарга безгз 4 кызга да күлмәк тегеп киерткәне истә.
Аннан сүс кайтарталар иде, чытыр арбаны капларлык итеп, чыбылдык сугар идек. Чаллы элеваторына икмәкләр төяп, ашлык өстенә шушы чыбылдыкларны каплап китәрләр иде.
Әтиләре сугыштан кайткан балалар туклыкта яшәсә, безнең ашамаган үлән, эшләмәгән авыр эш калмады. Койма кырларыннан кычыткан, алабута җыйдык, Куырып ашарлык булса да дип, басуга башак җыярга бардык. Ләкин коелып калган башакны да җыярга рөхсәт итмәделәр. Узган гомерләрне уйлап, җаным елый, күздән яшь чыкмый. Мин киләчәк буыннарга бәхет кенә телим. Алар безнең кебек язмышны күрмәсеннәр иде. Еллар имин булсын, балалар ятим үсмәсен! Дөньялар тыныч булсын!" - дип төгәлләде Соломия тути үзенең сүзен.
Солмия түти ире Максим дәдәй белән 61 ел тату гомер кичерәләр. 3 бала тәрбияләп үстерәләр.Хәзер ул шушы матур тормышта балалары белән, оныкларына сөенеп, куанып яши.