Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

тамашачыларга -булэк!

Түбән Биш авыл китапханәсе, “Китапханәдә театр” дип исемләнгән район фестивале кысаларында оештырылган конкурста катнашты. Балалар,тамашачылар соравы буенча,  янэдэн  кабатлап, Рәдиф Сәгъдинең "Соңгы Шүрәле" әкият-пьесасын һәм Фатих Кәримнең “ Паризан хатыны поэмасына күләгә театрын сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Күләгә театрын башкарганда, “Партизан хатыны” поэмасындагы вакыйгалар: вәхшилек, кансызлык, фашист күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Немец фашистларының безнең илне яулап алырга теләүләрендә бу баланың һәм бала анасының ни гаебе барлыгын, ә нигә баланы тилмертергә кирәк?, ул нәрсәдә гаепләнгәнен, ни өчен аны газаплауларын.. бу образларны укучы балалар тамашычыга үзәккә үтәрлек итеп житкерделәр.
 https://vk.com/video230710089_456239348