Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 65 яшь
#Нижнебишевскаясельскаябиблиотека
1 март = 1 марта
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы
Миңнехановка 65 яшь (1957)
– 65 лет Президенту Республики Татарстан Рустаму Нургалиевичу
Миннеханову (1957)
Миңнеханов Рөстәм Нургали улы Татарстан республикасы Президенты 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Белеме: 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (Казан шәһәре) «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала. 1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала. Хезмәт эшчәнлеге: 1978 елдан 1980 елга кадәр – Саба районы "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер-диагностик. 1980 елдан 1983 елга кадәр – Саба урман хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик. 1983 елдан 1985 елга кадәр - Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары. 1985 елдан 1990 елга кадәр – Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе. 1990 елдан 1992 елга кадәр – Арча район башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 1993 елга кадәр – Арча районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1993 елдан 1996 елга кадәр – Биектау районы администрациясе башлыгы. 1996-1998 елларда – Татарстан Республикасы финанс министры. 1998 елдан 2010 елга кадәр – Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. 2010 елның 25 мартыннан – Татарстан Республикасы Президенты. 2015 елның 24 мартыннан – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 2015 елның 18 сентябреннән – Татарстан Республикасы Президенты. Фәнни дәрәҗәсе, исеме: Икътисад фәннәре докторы (2003 ел). Дәүләт бүләкләре: Дуслык ордены (2002 ел); IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел); «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел); «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 ел); «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел); «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале (2007 ел); Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2008 ел); Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2009 ел). Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2009 ел); Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2010 ел); Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2012 ел); Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2012, 2013 еллар); Почёт ордены (2014 ел). Автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.