Хикмәтле дә бизәкле дә Туган тел! Язык мой - живи со мной!
#ХикмәтледәбизәкледәТугантел
Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган. Татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
1999 елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе әгъзалары булган илләр һәм БМО тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз.
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без китапханәбездә укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы
китап күргәзмәләре оештырабыз. Китапларга күзәтү ясыйбыз.