Батырлар даны мэнгелек!
Сугыш язучыларны төрле фронтларга таратты. 1418 көн дәвам иткән сугыш утында алар олы сынау юлы, зур тормыш мәктәбе уздылар, кемнәр булып, нинди генә урыннарда сугышмадылар. Алар партизан да, очучы да, диңгезче дә, сәяси җитәкче дә, мөхәррир дә, хәрби хәбәрче дә булдылар. Ләкин шунысы мөһим, алар нинди генә авыр шартларда да иҗат эшләрен туктатмадылар.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган?!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан.
Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар арасында без герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен һәм башка бик күпләрне атап китә алабыз.
Әсирлеккә төшеп, гитлерчыларның концлагерьларында газап чигүче совет сугышчылары фашизмга каршы көрәшне дәвам иттерделәр: антифашистик оешмалар төзеделәр, диверсияләр оештырдылар, төрле милләт эшчеләре белән дуслык элемтәләрен ныгыттылар, шәхси геройлык үрнәкләре күрсәтте.
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Мусалар башларын салдылар.
Без илдә үссен дип,
Иделдә йөзсен дип,
Мәңгегә чит илдә калдылар.
Китапханэдэ :"Әйткәнеңчә, синең җырлар,Муса,
Ил кырында чәчәк аттылар", дип аталган китап кургэзмэсе эшли. Рэхим итегез!