-Дөньяны таң калдырган якташыбыз– Олимпия чемпионы Федор Симашев.
-Олимпия чемпионы, 12 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр дөнья чемпионы, 5 мәртәбә Бөтендөнья универсиадасы ярышларында җиңүче, “СССРның атказанган спорт мастеры”, “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре”.
Әтисе белән әнисенең фатихасын алып, кышка җитәрлек утын, печән әзерләгәч, авылның ике егете белән кары күп, кышы озын булган якка – себергә китеп бара. Иркутскидан 60 чакрымдагы Ангара елгасы буена утырган Усолье-Сибирское дигән шәһәргә барып урнаша.
-1972 нче елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә. Олимпия каласы спортчыларны ап-ак кар көртләре, аяз матур көне белән каршылый. Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала. 13 нче февраль көнне үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада алтын медаль ала һәм Олимпия чемпионы исемен ала.- Тренеры Виктор Николаевич Бучин Симашевка ышана, аның тырышлыгына соклана: “... Алтын кеше ул. ...Ул тимердән ясалган кебек. Аны дан бозар дип куркырлык түгел. Аның инде титуллары муеннан. Ә ул, кайларда гына йөреп кайтмасын, күнегүләргә соңга калып килгәне юк”, ди.
1992 нче елны чик буе гаскәрләре подполковнигы дәрәҗәсе белән запаска чыгып туган төбәгенә - Зәебезгә кайта. КамАЗның Зәйдәге автоагрегат заводына тренер – директорның спорт эшләре буенча урынбасары булып эшли башлый.
Аның турында: ""Спортка чын күңелдән бирелгән, үз-үзен аямыйча хезмәт иткән, спортны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, кешелекле, гади, тыйнак, ихтирамга, зурлауга лаек кеше ул. Дан, дәрәҗә аны беркайчан да бозмады. Тренерлар белән дә, гади чаңгычылар белән дә рәхәтләнеп сөйләшә, киңәшләрен бирә иде.""-дип сөйлиләр.
Зәй шәһәренең бер урамы Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашев исемен йөртә
Ялта-Зәй чаңгы стадионында ел саен иң көчле чаңгычылар арасында Симашев призына ярышлар үткәрелә.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-20/
- Телефон: 6-84-78
- E-mail: zanbish20.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423514, Заинский р-н, д.Нижнее Бишево, ул.Центральная