Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

"Татарстан дәүләт гербы ни сөйли”

#ТүбәнБишавылкитапханәсе
Герб — Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы дәүләт билгесе. ТР гербы сурәте, дәүләт хакимияте органнары биналарында, утырышлар залларында, ТР югары вазифаи затларының һәм даими вәкилләренең эш кабинетларында, тууларны һәм никахларны дәүләт теркәве башкарылган биналарда, ТРның рәсми мөһерләрендә һәм документлар бланкларында, рәсми басмаларында урнаштырыла. -Татарстан Совет Социалистик Республикасы гербы, 1920 ел -Татарстан Социалистик Совет Республикасы гербы, 1926 ел -Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы, 1937 ел -Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы, 1978 ел -Татарстан Республикасы Дәүләт гербы, 1992 ел

1.Татарстан Совет Социалистик Республикасы гербы, 1920 ел

Герб тасвирламасы: «Ук белән җәя, чүкеч һәм урак, уртада күтәрелеп килүче яңа тормыш кояшы һәм як-якта татарлар — крестьян һәм эшче». Рәсми статусы булмый. Авторы — Б.Урманче.
2.Татарстан Социалистик Совет Республикасы гербы, 1926 ел
Герб тасвирламасы: ТССРның 1926 елгы Конституциясе проекты буенча, «Татарстан Социалистик Совет Республикасы гербы Россия Социалистик Федератив Совет Республикасы гербы белән бертөрле, әмма РСФСР Конституциясе 87 нче маддәсенең А һәм Б пунктларында каралган язулар урынына татар һәм рус телләрендә: а) Россия Федерациясенең Татарстан Социалистик Совет Республикасы һәм б) Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! Сүзләре урнаштырылган».

Проект расланмый. 3.Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы, 1937 ел
Герб тасвирламасы: ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы башаклар белән каймаланган кызыл җирлектәге кояш нурлары өстендә сапларын түбәнгә каратып аркылы-торкылы куелган алтын урак һәм чүкеч сурәтләреннән, «РСФСР» сүзеннән, рус һәм татар телләрендә «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» язуыннан торган, «РСФСР» язуы астына кечерәк хәрефләр белән татар һәм рустелләрендә «Татарстан АССР» язуы өстәлгән РСФСР Дәүләт гербыннан гыйбарәт».
1937 елның 4 октябрендә раслана.
4. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы, 1978 ел
Герб тасвирламасы: ТАССРның 1978 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы башаклар белән каймаланган кызыл җирлектәге кояш нурлары өстендә урак һәм чүкеч сурәте, «РСФСР» сүзе, рус һәм татар телләрендә «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» язуы урнаштырылган, «РСФСР» язуы астында кечерәк хәрефләр белән «Татарстан АССР» язуы өстәлгән РСФСР Дәүләт гербыннан гыйбарәт. Гербның өске өлешендә — бишпочмаклы йолдыз».

1981 елның 1 июнендә раслана. 5.Татарстан Республикасы Дәүләт гербы, 1992 ел

Герб тасвирламасы: «Татарстан Республикасы Дәүләт гербы аскы өлешендә «Татарстан» язуы булган татар милли бизәкләре белән уратып алынган каймага урнаштырылган кояш дискы җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы уң тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез аерчадан тора. Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәтендә кояш — кызыл, барс, аның канатлары һәм калкандагы розетка — ак, тышкы кыса — яшел , калкан, тышкы каймадагы бизәк һәм «Татарстан» язуы — алтынсу төстә».
1992 елның 7 февралендә ТР Югары Советы тарафыннан раслана