"Табын янында".“Блокада икмәге”
1944 елның 27 гыйнвары – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. Бу көнне Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камалышыннан азат ителә. Әнә шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Түбән Биш авыл китапханәсендә, "" Бишкәй! Җыр- бию түгәрәгенә йөрүче балалар белән “Блокада икмәге” дип исемләнгән бөтенрәсәй акциясенә кушылдык. .“Блокада икмәге” чарасында катнашучы балалар дошман камалышында калган Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында игьтибар белән тыңладылар. Чараны дэвам итеп, Р.З. Хәйдарованың "Табын янында" дигән хикәясен укып анализладык. «Табын янында» хикәясендә кешеләргә хас сыйфатлар белән таныштык, Сашага хас сыйфатларны әйттек, Сашага үзебезнең киңәшләрне бирердек Табын янында үзебезне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Ипи бит ул — бик кадерле, бик кыйммәтле ризык икэнлеге,аның һәр бөртеген кешеләрнен ел буе тир түгеп, тырышып эшләүләре, дөньяда ипидән дә кадерле нәрсә юклыгы аңлатылды.. Чара ахырында балалар акция символы – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булган 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләрен кулдан кулга күчереп, сугышның ачлыкның никадәр авыр икәнлегенә төшенделәр.