#Зәйтөбәгенеңкүренеклешәхесләре
#Туганякелы
#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлеге
#ТүбәеБишавылкитапханәсе
Якташыбыз- Госман Мухамов 1951 елның 9 декабрендә Куш- Елга авылында туган. 1969 елда Түбән Биш урта мәктәбен, 1973 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика- математика факультетын тәмамлый . Хезмәт юлын 1973 елда Федоровка урта мәктәбендә математика укытучысы сыйфатында башлап җибәрә . 1975-81 һәм 1994-96 елларда Аксар урта мәктәбенең директоры булып эшли.
1981-83 елларда Госман Мәхмүт улы - партиянең Зәй шәһәр комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы, 1983-85 һәм 1990-92 елларда Зәй районы һәм шәһәре мәгариф бүлеген җитәкли.
1985 елда Г. М. Мухамов Чапаев исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана. 1987-90,1992-94 елларда Госман Мәхмүт улы Зәй районы һәм шәһәре администрациясендә мәдәният идарәсе башлыгы вазыйфасын башкара, аннан соң мәгариф бүлегенең мәгълүмат үзәген, 1999 елдан район һәм шәһәр администрациясенең гомуми бүлеген җитәкли . 2006 елдан Г. М. Мухамов Зәй муниципаль район советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
Госман Мәхмүтович гомере буена төп эшеннән тыш иҗади хезмәт белән шөгыльләнергә вакыт тапты. Ул район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе, публицистик язмалар, парчалар һәм очерклар, юмористик һәм сатирик әсәрләр, укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек матур - матур шигырьләр авторы буларак та күпләребезгә таныш, популяр шәхес. Госман Мәхмүтович кебек күренекле якташларыбыз белән без чиксез горурланабыз.
Зәем син, ямьле калам
Әй Зәем, ямьле калам,
Олы юллар чатында.
Икеләнмәдек сайларга
Туры килгән чагында.
Бәхетләрне сынар өчен
Синдә калдым мин, Зәем.
Хезмәтемнән шатлык табып
Үтә кышым һәм җәем.
Комлы Зәем, рәхмәт сиңа,
Коендым суларыңда.
Бәхет теләп ут, су бирдең
Кызларың, улларыңа.
Синдә үскән Кухаревлар
Чакырганда Илкәем,
Үлем янып торганда да
Сынатамы соң, Зәем!
Син кечкенә бер шәһәрсең,
Гади, җыйнак халкың бар.
Бөек илнең бер кисәге-
Мактанырга хакым бар.
Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы , нәфис сүз осталарының Г. Тукай призына республика конкурсы лауреаты , Госман Мәхмүт улы Мухамовның олуг юбилее уңаеннан, без- якташлары - аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез! Сәламәтлек, тыныч, тигез матур тормыш, , гаилә иминлеге телибез!
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-20/
- Телефон: 6-84-78
- E-mail: zanbish20.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423514, Заинский р-н, д.Нижнее Бишево, ул.Центральная