Бәйрәм белән сезне, Әниләр!
С Днем матери, наши дорогие женщины! Пускай каждая минутка жизни будет наполнена любовью и радостью! Пускай ваше материнское сердце не знает печали. Пусть дети радуют успехами и заботой! Добра вам и радостного материнства!
Якты дөнья, тормыш бүләк иткән әниләр — сез бит ул. Сез — һәр өйнең җылы учагы, нур сибүче кояш! Сезнең назлы карашыгыз күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләрегез тормышыбызда юлдаш.
Бу дөньяда илһамланып, булганына сөенеп, шөкер итеп, иртәгенең яхшырак булуына өметләнеп яшибез икән, димәк, күңелләрдә яшәү уты яна әле. Әнә шул ут янәшәдәгеләрнең дә йөрәкләрен җылыта, барыр юлларын яктырта, килер көннәрне нурландыра.. Җир йөзендәге барлык хатын кызларыбызга әни булырга, әни бәхетен тоеп яшәргә язсын.. Ә һәрбер нарасыйга әнисенең җылы кочагында иркәләнергә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне, Әниләр!