Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

«Моңыбызның йөзек кашы”

 Рөстәм Яхинның иҗаты - татар музыка мирасын киңкырлы чагылдыра торган иң зур һәм мөһим күренешләрнең берсе. Ул өлкән буын композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин иҗатлары нигезендә үсә, классик музыка корифейлары Чайковский, Шопен, Рахманинов музыкаларының йогынтысын кичерә.

Рөстәм Яхин үзенең йөзләгән җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре белән татар музыка дөньясын баетып, аны якты бер биеклеккә күтәргән, үзенә бер "Рөстәм Яхин җырлары, романслары" дәверен тудырган композитор.
Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителде.

Туган ягым (Гимн Татарстана)

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка мина, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ятим калган кебек буламын.
Тик син генә яшәү матурлыгы.
Гүзәллеге якты дөньяның.

Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде.  Татарстан өчен татулык һәм бердәмлек бик кадерле. Шуңа күрә илебездә, туган республикабызда тыныч тормыш алып бару һәм уңышлы үсү өчен шартлар тудыру — барлык хакимият органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм бөтен кешенең төп бурычы.
Источник: соц. челтэр.