Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Син комсомол булалдыңмы?

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Түбәнбишавылкитапханәсе
Мәктәп елларындагы иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе иде...
Син комсомол булалдыңмы?

Син комсомол булалдыңмы?
Ә мин булдым, әйе, бел.
Хәзерге буынга, бәлки,
Аңлашылмас сүздер ул.
"Комсо, комсо, комсомол,
Һәрбер эштә алда бул!
Пионерга үрнәк бул!
Коммунистка терәк бул!"

Син комсомол булалдыңмы?
Взнослар түләдеңме?
Ватан өчен йөрәгеңне
Урталай бүләлдеңме?
"Комсо, комсо, комсомол,
Һәрбер эштә алда бул!
Пионерга үрнәк бул!
Коммунистка терәк бул!"

Син комсомол булалдыңмы?
Значоклар тактыңмы?
Үзгәртеп кору башлангач,
Билетыңны яктыңмы?
"Комсо, комсо, комсомол,
Һәрбер эштә алда бул!
Пионерга үрнәк бул!
Коммунистка терәк бул!"

Син комсомол булалдыңмы?
Ә ул - минем яшьлегем!
Яшьлеген кемнәр сагынмый,
Мизгелләрнең - яшелен?
"Комсо, комсо, комсомол,
Һәрбер эштә алда бул!
Пионерга үрнәк бул!
Коммунистка терәк бул!".

Люция Мәснәви