Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Әтиләр көне белән

Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтиләр коне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан без  Әтиләрне Әтиләр көне белән котлыйбыз. Таза сау булыгыз, hәрвакыт безнен терәгебез булыгыз! Әтиләр гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Балалар да аларнын эшен дәвам итүчеләр.

Әти – гаилә башлыгы
Дөньяда иң яхшысы
Дус та ул, укытучы да
Һәм безнең тән сакчысы

Әтиләр безнең өчен
Гаиләдә иң нык терәк
Әтиләрне һәрвакыт
Хөрмәт итәргә кирәк

Бүген синең бәйрәмең
Кадерле әтиебез!
Исәнлек-саулык сиңа
Бәхет-шатлык телибез