#ЧитающийЗаинск
#КультурныйЗаинск
#Бөтенроссияукукөне
9 октябрь - Бөтенроссия уку көне - әдәбиятка һәм китапка багышланган уникаль бәйрәм. Бөтенроссия уку көненең максаты - Россиягә дөньяда иң күп укучы ил исемен кире кайтару. Беренче тапкыр бәйрәмне 2007 елда, милли уку программасы кабул ителгәч билгеләп үтә башлыйлар. Без дә сезне шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз һәм китап укырга чакырабыз!
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның бер чарасы — китап уку.
- Китап уку — сүз запасын арттыра: укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез, һәм алга таба аларны куллана алабыз.
- Кешеләр белән аралашырга ярдәм итә: күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.
- Үз-үзеңә ышанычны арттыра: әңгәмә барышында күп белүебезне сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.
- Стрессны киметә: стресс — һәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.
- Хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта: укыганда язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез, хәтерне эшкә җигәбез.
- Альтцгеймер авыруыннан саклый
- Картаймаска ярдәм итә: баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән.
- Иҗади шәхес булырга ярдәм итә.
- Йокыны яхшырта: йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк.
- Фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә: укыган вакытта башка вак-төякләргә игътибар итмәскә тырышып укыйсың, бу осталык башка эшләр башкарганда да кирәк була.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-20/
- Телефон: 6-84-78
- E-mail: zanbish20.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423514, Заинский р-н, д.Нижнее Бишево, ул.Центральная