«Без – көчле, бердәм халык»
29 октябрьдә Тʏбән Биш авыл китапханәсендә "Халыклар бердәмлеге көне" бәйрәме уӊаеннан «Без – көчле, бердәм халык» дигән танып белʏ сәгате узды. Бу чарага башлангыч класс укучылары һәм укытучылары чакырылды. Китапханәче укучыларга Туган илебезнеӊ иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшʏдә халыклар дуслыгы,татулык һәм бердәмлек идеяләренеӊ бʏген дә актуаль икәнлеге аӊлатты. Укучылар «Туган ягыбыз буйлап сәяхәт» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.