Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Хәтерләрдә мәңге сакланыр!

ТүбәнБишавылкитапханәсе
Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Балалар белән берлектә  һәйкәлгә чәчәкләр, венок куелды, соңыннан китапханәдә китапханәче Кузнецова Лариса Николаевна балаларга  чыгыш ясап, халкыбызның батырлыгы һәм сугышта күрсәткән героизмы хәтерләрдә мәңге сакланачагы турында аңлатты,алар герой пионерлар турында слайдлар карадылар.

Питрәч районы Әлбәден авылы кешесе, Брест крепосте өчен батырларча көрәшкән Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов турында әңгәмә узды.